«Җыр һәм кеше янәшә»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

18 февраль көнне 3 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Җыр һәм кеше янәшә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага китапханәнең даими кунаклары –  «Ялкын» клубы әгъзалары җыелды.
Кичәдә катнашучылар композиторларның иҗади биографияләре, аларның танылган шагыйрьләр белән хезмәттәшлек тарихы белән генә танышып калмады, ә халык яраткан җырларның туу «серләрен» ачты. Шигърият һәм моң сөючеләр үзләре өчен кадерле көйләрне искә төшерде һәм бик теләп җырлар җырлады.  
Юбиляр шагыйрь-җыр сүзләре авторлары Л. Ошанин, Б. Ахмадуллина, Р. Вәлиев, Ә. Ерикәй, Р. Чурагуловлар лирик юлларының моңлы яңгырашы музыкаль әсәрләр башкару белән үрелеп барды. Кунакларыбыз өчен танылган, популяр һәм яраткан яшьлек җырлары кичә дәвамында ямь биреп торды. Музыкаль программа ярдәмендә кунакларга төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим ителде. Башкарган җырлары буенча җырчыны таныдылар, уйналган көй буенча җырны, текст буенча көйне белделәр, музыка уен кораллары белән бәйле табышмаклар чиштеләр. 
Әдәби-музыкаль кичә җылы аралашу, күңелле һәм көйле-моңлы рухта узды. 

Поделиться: